Изге Җомга көнендә…

بسم الله الرحمن الرحيم

Кисәк уйлап, тиз эшләнгән эш уңышлы булучан. Җәйнең җылы бер көнендә Хәзрәт чишмәсе янында, аяк өстен генә, шундый фикер алышу булды. Күрдем авылының бу очында, изге чишмә әтрафларында мәчет булдыру нияте әзбәрләнде. Бу авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Башкортстанның көньяк районнарның берсендә яшәүче ханым тормыш иптәше белән “мәчет төзелешенә акчалата өлеш керетер идек”, диеп Күрдемгә кайтып төштеләр. Камил Ибәтуллин да бу фикерне хуплады…

Тиз вакытта проект эшләнде. Әлфиз Бәдамшин үзенең бакчасын бүлеп мәчет өчен ата-анасыннан калган җирен бирде. Изге, саваплы эшкэ ич. Мәрхүм әти-әниләренә мәңгелек садака-и-җария! Моннан да зур бүләк эшләп тә булмый мәрхүмнәр рухына!

Әйтелгән сүз, эшләнгән эш. Ике көн эчендә җир арчылды, нигез өчен казылды. Өченче, изге Җомга көнендә тәшрикъ-тәкбирләре авазында, Корбан чалынып, нигез ташы да салынды!

1994 елдан башлап Күрдемдә Гарифулла хәзрәт Киеков оештырган кебек Сөхбәт җыеннары үтә. Бу изге урынга Тәтешле районыннан гына түгел, Башкортстаннан гына да түгел, Рәсәй һәм чит илләрдән киләләр Искечә май башында! Биредә бүген зур төзелеш тә бара, Изге чишмә янында җанлы эш гөрли. Биниһая мәчеткә дә нигез салынды! Нинди шатлык, нинди тарихта калырлык сөенеч хәлләр!

Әмма…

Барысы да алай уйламый булып чыкты. Мәчет нигезенә шыбырдап ага башлаган бетон тавышын каплатып бер абзый тавышы бүлде…

Азан уртасында ихатада бернигә игътибар итми тик яткан эт өрергә кереште. Үзем азан әйтәм, үзем аптырыйм. Чөнки хәдистә “азан тавышы кай тарафка җитә, шул кадәр шайтан кача”, диелгән. Икенчесендә “этләр тик-томалга шайтан күргәндә өрә”, диелә. Үзем азан әйтәм, үзем шуларны уйлыйм. Арабызда шайтан затыннан булырлык кеше юк иде ич, диеп күңелгә салган идем!

Ул да булса авылның мулла галәмәте имеш. Тәмугның иң тирән чокырыннан чыккан аждаһа-елан шикелле күзләреннән ут чәчрәтеп, авызыннан ялкын ыжгыртып “минең рөхсәттән башка нишләп башбаштакланып ятасыз монда”, диеп акырырга тотынды имам-хәСрәтләре!

Менә сиңа мә! И снова здрасьте, булды инде бу…

Бу мунтагайның эче янып йөрегәндер, күрәсең. Яңа мәчет булса, авылда яңа мулласы да булыр, хәер-садакалары дә кимер, көндәш (конкуренция, однакы) тә барлыкка килер, диеп курыккан, күрәсең, Мәхлук… Төн йокысыз җәфалангандыр инде, бичара…

Кадерләп, тамчылап җыелган бер мичкә саф балга, бер чиләк дегет салып китте изге Җомга көнендә шабашник-хәСрәтләре…

Бигайбә…

Закладка Постоянная ссылка.

Добавить комментарий