Җырлыйм әле

Җырлыйм әле,

Җырланмаган җырларым бар.

Әрнү-сагыш белән тулган күңелемдә,

Әйтелмәгән чиксез хисләрем бар.

 

Языйм әле,

Язылмаган бик күп сүзләрем бар.

Каләм карасының эзләрендә,

Язып бетмәс шактый уйларым бар.

 

Сөйлим әле,

Әйтеп бетмәс гаҗәп кәламем бар.

Күңел серләренең түрләреннән,

Сөйләп бетмәс гаҗәп сүзләрем бар.

 

Ятыйм әле,

Кара җирнең йомшак түрләре бар.

Әйтелмәслек йөрәк серләренең,

Һичкем белмәс гизле чиге бар.

 

Әрнү-сагыш белән тулган күңелемдә,

Җырлап туймас гаҗәп моңы бар!

 

20.09.2024

Закладка Постоянная ссылка.

Добавить комментарий