Ялгышасыз йөрәк күкрәктә дип

Ялгышасыз йөрәк күкрәктә дип,
Үз көенә эшли җай гына.
Бушлык анда, берни калмады ул,
Беркем белми кайда җилпенә.

Әллә кайчан йолкып алдылар да,
Утка салып күмер иттеләр.
Көл-күмерен җилгә сиптеләр дә,
Көлә-көлә таптап киттеләр.

Җаны калган әле моның, диеп
Җептән-җепкә салып теттеләр.
Исеме дә истә калмасын, дип,
Җете кара дегет сиптеләр…

Сез күрмәгән, ишетмәгән хәлдә
Җаным да бар, кальбем исән әле.
Исемем дә, җисемем дә минем,
Әйтерсең лә гөлләр шәлкеме…

09.03.2024

Закладка Постоянная ссылка.

Добавить комментарий