Артавыл үзәгендә Кызыл йолдыз кабынды

Артавыл үзәгендә кызыл йолдыз кабынды

Тәтешле районында кечкенә авылларның берсе ул. Илебез тарихында нинди тетрәндергеч хәлләр булган — барысы да аның язшымышнда чагылыш тапкан. Әмма, ничектер башкачарак, үзенә генә хас буяулар белән сүрәтләнгән, кебек.

Егерменче гасыр башы. Ачлык. Кызыл давыл ил халкын, кешеләрне, нәселләрне, гаиләләрне, ата-улны, абый-энене капма-каршы каратып куйды. Азин дивизиясы Әри тавында, аклар – Акъявылда. Бер-берсенә туплардан аталар. Ядрәләре Аксәеттә шартлый. Кеше каны сукыр бер тиеннән дә арзанга төшә. Якын тирәдәге урманнар җәбер-золым итеп үтерелгән бәндә каберлегенә әйләнә. Аксәет белән зур волость үзәге булган, ярминкәләре белән дан тоткан Гондыр юлы (Пермь губернасы, хәзерге Куеда районы) юлы канлы сукмакка әйләнә. Кызылларга каршы аяусыз сугыш бара. Көннәрнең берендә буденновкасында кызыл йолдызлы бер яшь кенә егет тә Урта Биҗ елгасының ярында корбан ителә. Соңынан бу махлукның куен кесәсеннән изге Коръән китапчыгы табыла, ә каны тамган төштән чишмә бәреп чыга. “Изге чишмә бу, балалар, берүк суын комганга сала күрмәгез”, — дия торган иде олылар. Чәй кайнатыр өчен генә тотыналар аның суына әле дә. Безнең Хәбибә зүрнәй дә, ияле, изге чишмә бу, дия торган иде, суын гел кадерләп кенә тотты, безне дә шуңа өйрәтеп калдырды…

Җир өчен низаглар да шаулап тора. Яшерен-батырын түгел, якын-тирәдә урыс авылларының күп булуы, аларның җирләре киңәюе да борчый аксакалларны. Җир үлчәүче килгәч кирза итек белән кожанка сорый. Искелде урыслары сораганын алып бирә, татарлар саранланып кала. Татар акылы төштән соң, дигәне шулдыр инде. Нәтиҗәдә, авыл буендагы буага терәп урысларга җир бүлеп китә землемер иптәш.

Аксәетнең олылары җирләрне саклау максатында яңа авыл салырга карар итә. Теләсә кем исәбенә түгел – иң булдыклы, абруйлы гаиләләргә генә яңа урынга күченергә юллама бирелә. Авылдан җиде чакрымлыкта урман уртасындагы кечкенә генә яланнарга 6 гаилә беренче булып 1922-нче елда күченеп утыра. Яланда бик матур юкәләр үсә, аларның берсен дә кисмичә, ихаталарда калдырырга карар итәләр. Шул юкәләр, аларның яшь үсентеләре әле дә авылда шаулап утыра… Яланның кыл уртасында булачак мәчеткә урын калдырыла, мәчет каршысына хәзрәт йортына диеп тә урын куела. Алга китеп шуны әйтик, картларның бөтен ниятләре дә тормышка аша алмый – мәчет буласы урында клуб булдырыла, хәзрәт торасы урында – мәктәп.

Шулай итеп урыслар яшәгән Яңа Троицк (Искелде), Яңа Петровка (Суыргыч), Калиновка авыллары, Куяды ягыннан Арей (Әри) һәм берничә урыс хуторлары уратып алган үзәк яланда Уртавыл барлыкка килә. Әле без мәктәптә укыган чорда да дәфтәр тышларына “Яңа Уртавыл башлангач мәктәбе”, диеп яза торган идек. Соңынан инде кемнеңдер хатасы белән булса кирәк Артавылга әйләнеп китте…

Ә олылар исә Уртавыл да, диеп әйтмәделәр. Аксәет пөчүнкәсе, дия торганнар иде.

Минем әниемнең ата-аналары – Галиәскар һәм Хәбибә Гәрәевлар авылга 1931-нче елда күченеп утыра. Калиновкадан урын карап кайтканда, авыл башында туктаталар аларны. “Ат башыннан тотып туктаттылар”, — ди иде зүрнәм. Шунда ук җыелыш башланып китә. “Галие уку-язуга оста, хисапчы булыр, Хәбибәсе эшкә уңган, үзебезгә алабыз, Калиновкага җибәрмибез”, — диеп карар итәләр. Атлар белән куш өйләрен ташып алалар, Насертдин бабай энеснә диеп калдырган, мәчет буласы урынның янәшәсендә, авылның кыл уртасындагы җирен бирә. Өйләренең икенче ягында кәнсә ачып куялар. Әйткәндәй, Калиновка авылы күптән инде тарих сукмагына кереп югалды, юкка чыкты.

Ул елларда оешкан “Очкын” колхозы районда һәрвакыт алдынгылардан санала. Җирләр киңәйтү мәсьәләсе урманнарны кисеп, тамырларыннан арчып хәл ителә. Шул чорда ук башланган терлекчелек фермасы бүгенге көнгә кадәр Тәтешле районында эре мөгезле терлекчелек тармагының әйдәүчесе булып кала.

Кечкенә генә авылдан 39 ир-ат Бөек Ватан сугышына алына, 4 абзый хезмәт армиясына Урал өлкәләренең хәрби заводларына озатыла. 24 авылдашыбыз яу кыларыннан туган төбәкләрен, газиз балаларын, өзелеп көткән ата-аналарын кочу бәхетеннән мәхрүм кала.

Авылның йөз еллыгы турында сүз күтәрелгәч, иң беренче яугирләребезнең якты истәлеген мәңгеләштерергә, кирәк диеште бар халык. Танылган архитектор Феликс Васиуллин үзенчәлекле мемориал проектын ясап бирде. Халык исә авыл уртасында, клуб янындагы урынны сайлап, өмәләр үткәреп тәртипкә китерде, төзелеш мәйданчыгы әзерләп куйды.

Изге чишмә янындагы аланны (электән авыл бәйрәмнәре биредә үтә иде), авыл зияратын, урам-тыкрыкларны – авыл халкы җәй буена өмәләр оештырып тәртипкә салды. Йорт-куралар да җыештырылды, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар ялгызлыктан моңсуланып утырган өйләрен, ихаталарын карап куйды.

Нәсел-нәсабенең бер тармагы бирегә килеп тоташкан, районның танылган эшкуары Камил Ибәтуллин моннан берничә ел элек якын-тирәдәге зияратларны тимер коймалар белән кыршап куйган булса, юбилей әзерлеген дә игътибарыннан ычкындырмады. “Безнең келәтләрдә булган нинди төзелеш материалларын килештерәсез – җитәрлек итеп алырсыз”, — диеп сөендерде авыл халкын. Һәйкәл өчен барлык төзелеш материаллары, бәйрәм мәйданы өчен уңайлы өстәл һәм утыргычлар Камил Нәби улы җитәкләгән “МегаБит” ширкатьтеннән бертуктаусыз иганә булып агылып торды.

Шулай итеп кыска гына вакытта куаклык баскан клуб алдындагы мәйданда күккә омтылган якты истәлекне гәүдәләндереп, очында якут ташыдай балкып торган кызыл йолдызлы һәйкәл барлыкка килде. Гранит тактасында исә Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт армиясында катнашкан барлык авылдашлар исемлеге мәңгелеккә урын алды.

Бәйрәм чараларын уздырасы Изге чишмә аланына яңа тормыш бирүдә авылның эшкуары Радмир Әхмәдишин башлап йөрүче булды, материаллар сарыф итте, өмәләр оештырды. Әнисе, Фәнүзә апа, әйткәндәй Башкортостан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, өмәчеләргә аш пешерү өчен үзе үстергән көр тавыкларын иганә итте. Хәер, бу чын мәгънәсендәге изге эшләрдән читтә калучылар булмагандыр да. Өмәләрдә олысы-кечесе катнашты. Авыл старостасы Рәис Миңнеголовның бөтен гаиләсе белән барча эшләрнең кызу үзәгендә кайнашты. Уллары Алмир һәм Рузил һәркөнне караңгы төшкәнче һәйкәл төзелешендә җиң сызганып эшләде.

Ниһаять, дулкынланып көткән көн дә килеп җитте. Кичкырын бөтен авылны Сөрән сугу йоласы кырмыска оясындагы кебек җанлылыкка кертте. Шарлар һәм тасмалар белән бизәлгән мини-тракторны, (замананынң пар атлары шушы инде, диеп көлеште олылар) ике әтрафында Русия һәм Башкортостан әләмнәре, милли киемнәрдә яшьләр һәм балалар, гармун моңы, шаян җырлар һәм биюләр кояш нурлары офык артына кереп югалганчы дәвам итте. Сагынышканнар да икән авылдашлар. Һәр ихата каршында дистәләгән кунак, тәм-томга гарык булган бала-чага шау-гөр килеп күңел ачты, гапьләште.

Бәйрәм көне дә килеп җитте. Авыл өстендә моңлы да, серле дә хисләргә чуалтып Коръән аятьләре яңгырады. Бихисап авылдашлар, район җитәкчелеге, килгән кунаклар, мәктәп балалары иҗат төркемнәре катнашында һәйкәл ачу белән бәйрәмне башлап җибәрдек. Аннары исә халык киң урамны тутырып бәйрәм яланына, Изге чишмә янына җыелды.

Әмиров исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы юбилейга сугымлык әзерләгән иде. Авыл халкы елга буенда казаннар асты, аш, пылаулар пешерде, күмер самоварларда чәй кайнатты. Биредә менә дигән сәхнә, тамашачылар өчен утыру урыннары, кунакларга тирмә, уеннар өчен мәйданчыклар, агач күләгәсендә көрәштә җиңүчегә зур мөгезле тәкә көтә, авыш баганага менүчегә яшь әтәч кытный. Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов һәм Аксәет авыл биләмәсе башлыгы Илшат Ибраһимов котлау сүзләре әйтте, уңганнарга Мактау хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Артавыллыларның иганәчесе Камил Ибәтуллин авылдагы иң олы яшьтәге кешесе Маһирә апа Гаязовага, иң зур никахлы гаилә Тәрҗемә һәм Разиф Хуҗиннарга, иң күп мал-туар карап күптармаклы шәхси хуҗалык алып баручы Айсылу һәм Данил Хуҗиннарга, иң матур һәм җыйнак хуҗалык алып баручы Сәрия һәм Фәнгам Гыйльмияровларга һәм иң яшь балага истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Әйтик, ике гаилә “МегаБит” келәтләреннән берәр тоннан ашлыклата бүләк алды.

Төн уртасына кадәр авылдашлар бәйрәм итте, сәхнәгә куелган баннердагы элеккеге фоторәсемнәрдән бер-берсен эзләп табып, самими сөенеште, алар янында сагынышкан туган-тумачалары белән фотоларын яңартты. Ел саен сабантуйлар вакытына авылга кайтырга вәгъдәләште артавыллылар.

Тарих төпкеленә кереп югалмады Артавыл. Төрле давылларга каршы тора белде. Бердәмлек белән, күмәк көч белән булгангадыр, шәт.

…Дәһшәтле, аяусыз, җәбер-золым болытлардан югары күтәрелгән аяныч еллар. Ир-атлар яу кырында. Ачлыкның чамасы юк. 21-нче елгысыннан да авыррак. Кеше ничектә яшәргә тырыша, тырмаша. Көндез уракта юнәткән ике-өч уч ашлыкны Хәбибә зүрнәйнең карбазына тошеп 3-4 гаилә хатыннары кул тегермәнендә тарттыра. Фәнәис абыйны койма башка сакка куялар – колхоз рәисе күренсә, хәбәр бирергә тиеш. Кул тегермәне гөрелтесе әллә кая кадәр яңгырый, югыйсә. Тотылсаң – эшләр харап. Күрше авылларда җидешәр балаларын калдырып төрмәгә ябылган апалар хәле бик куркыныч. Балаларның уеннарына мавыгып Фәнәис абый рәиснең килеп җиткәнен шәйләми кала. Тегесе ихатага кергәч кенә, гөнаһ шомлыгы, карбаз авызына килеп кычкыра! Кычкырмаса да ярар иде дә ни, бәлкем сизмәс тә иде! Бәлки. “Әни, Гаймалетдин абзый оярага керде индеее”… Колхоз рәисенә тирән карбаздан кош оясындагы карга балалары шикелле дүрт пар күз карап утыра. Өмет белән. Зар белән. Әрнү белән. Сугыш һәм аның вәхшилегенә, балаларның күз яшьләре, зар-интизарларына каргыш-нәфрәт белән… Гыймалетдин абзый бер сүз дә дәшми, шым гына ихатадан чыгып китә! Үзенең гаиләсендә дә шул ук хәл ич – ачлык һәм ялангачлык.

Ул авыр елларда бер-берсенә терәк була беләләр авылдашлар. Ата-бабаларының изге мирасын саклап. Бал бабайлар, Ак әбиләр, Якын бабайлар, Зүрәбиләр – менә алар авыл халкының җилекләре, тамырлары, үзәкләре. Хаҗи бабай бал суыртканда бөтен авыл баласы кәртә башында өйләреннән алып килгән арыш икмәгенең кыйпылчыгын тотып, көтеп утыралар. Аннары Зүрәби, Зөлгайшә әби, барысының да икмәк кисәкләренә бал сылап чыга! Эх, тәмле дә инде әле суырткан җылы балкайлар…

Хәзрәт, дигәндәй. Совет чорында, аңлашыла да инде, указлы муллалар булмый авылда. Әмма, Гаффаз мулла, Хәмзә мөәзиннәр авылда кыерсытылмый яшиләр. Кәнсә түбәсендә (зүрнәйләрнең өй түбәсе була) Гали Чокрый язмалары, бихисап кулъязма саклана. Аксәет мулласы Габдулла хәзрәт Яхин сөргеннән исән-сау кайткач, аңа үз авылында торырга рөхсәт бирмиләр, урыс авылына, Искелдегә озаталар. Бу гаделсезлеккә артавыллылар риза булмыйча, хәзрәтнең йортын сүтеп, язгы туң кар өстеннән кул чаналары белән ташып Артавылга күчереп теркиләр. Олы укымышлы, күп телләр белүче, әдәпле хәзрәтне халык зурлап Бохари хәзрәт, дип искә ала һаман да, каберен дә тәрбияләп кенә тора. Хәзрәтнең кызы Бәһия апа укытучы иде, безнең авыл балаларын бик яратып, якын итеп “минем Уртавылларым, иң акыллыларым”, дип күз яшьләрен сөртеп юана иде…

Бәйрәм тавышлары тынып, авыл өстендә әкияти күк йолдызы гына җемелди. Дөнья тукталып калгандай булды. Нәкъ шул вакыттадыр бу фанилыктан бакый бакчасына күчкән авылдашларымның рухлары Изге чишмә яланын, йөзеллык юкәлекләрне, Биҗ буйларын тәваф итәргә кайтты шикелле…

Мөхәммәтгали Хуҗин,

Артавыл авылы.

 

Закладка Постоянная ссылка.

Добавить комментарий