Минутларны, мизгелләрне

Минутларны, мизгелләрне –
Гомер юлы хисабын.
Кемнәр санап бара икән,
Төпләп тормыш китабын?

Әле генә сыман иде,
Сабыйлык чакларыбыз.
Ком-тузанлы сукмакларда
Калгандыр эзләребез.

Кәшәләгән тәпиләрне
Мунчада юганыбыз.
Буа буе басмасында
Юынып туйганыбыз.

Әрәмәлек арасыннан,
Шуышып чыкканыбыз да,
Чымылдыктай күлмәкләргә
Борчаклар җыйганыбыз!

Үтте инде гомерләр дә,
Бетте тузанлы юллар.
Йокысыз төннәрендә тик
Сагындыра ул еллар…

29.02.2024

Закладка Постоянная ссылка.

Добавить комментарий