Алтмыш биш яшьлек Абый

Еллар уза, сулар ага

Гомерләр шулай бара.

Үткәннәргә бер карыйм да,

Күңелләр тулып кала.

 

Ялан тәпи йөргән вакыт,

Каз бәпкәсе көткәннәр.

Тәктия чишмәсе буена

Сукмак таптаган чаклар.

 

Казаяак тау итәгендә

Беренче шыткан үләннәр.

Ямьле Әри суларыннан

Боз агызган шуклыклар…

 

Калды инде барысы да,

Хәтернең иң түрендә.

Безгә хәзер, олыларча

Башка төрле күренә.

 

Күзлек кидек, чәч коелды,

Тешләр дә хөкүмәтнең.

Куфайкалар, шүбинкәләр,

Киштәләрдә келәтнең.

 

Арыш икмәк онытылды,

Көле белән мич төбенең.

Җилгә очкан ялкын сыман

Исеме дә онытылды

Майлы иткән гөбенең…

 

Ә шулай да онытылмый,

Үткәннәре, сүткәннәре.

Черем иткән мизгелләрдә

Күз алдындай торганнары.

 

Еллар катламы басса да,

Хәтердә икән һаман.

Онытылмый, сүнми, бетми

Кардәшлек белән Заман…

 

Әллә кайларга йөретеп,

Хисләргә чуалдырып.

Бер генә сүз әйтәсем бар

Кадерлемне яратып:

Бәхет-сәгадәт телимен

Алтмыш биш яшьлек Абый!

 

14.02.2024

Закладка Постоянная ссылка.

Добавить комментарий