Болын тулы чәчкә-үләннәр,
Урманнарда чиксез агачлар.
Һаваларда сүнмәс йолдызлар,
Тик кемнәрдер ялгыз яналар.
Авыл тулы дуслар-туганнар,
Вконтактыга кереп тулганнар.
ЧАТларында язып туйганнар,
Ә кемнәрдер – ялгыз калганнар.
Еллар буе бергә булганнар,
Брат, диеп җаннар кыйганнар.
Авырлыклар бергә кичергәннәр,
Тик бер вакыт юкка чыкканнар…
Йолдызларга карап сыкранышып,
Кайберләре ялгыз яналар…
27.07.2024